Туган йорт
И туган йорт! Җанга газиз син булганга, Күңелемнең чишмәләре Мөлдерәпләр бер тулгана. Кошларның да Үз илендә бар оясы- Яу чыкканда аркаланып Сыенырлык таш кыясы. Яшәү өчен Таянырлык иң зур терәк- Туган җирдә туган нигез, Туган йортың булу кирәк. Фәүзия Мөхәммәтова


Һәр фасылның асыл иткән, табигый тылсымдыр ул…
Гомернең инде көзләргә Дисәк тә кергән мәле — Йөрәк һаман унсигездә, Күңел һаман яшь әле. Йөрәк һаман унсигездә, Гүя якты аҗаган: Көзләрнең дә үз балкышы, Ник алгысына бу җан?! Үзең түгел ич, күңелең Язда, дисәләр әгәр, Үпкәләмәм - көзләрем дә Язларга килә тәңгәл… Ф.Мөхәммәтова



Якты Күлем

Туган авылым — горурлыгым
Нәкъ Тукай абый язганча, тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар якын безнең авылга ул. Минем авылым иң гүзәл авылларның берседер. Исеме дә җисеменә туры килеп тора. Якты күл… Якында гына куе урман. Бер ягыннан бормаланып Кондырча елгасы ага. Искиткеч минем авылымның табигате! Кышын бигрәк тә җәйге иртәләрне сагынам. Талгын гына салкын җил исә, кояш нурлары тәрәзәдән күзне чагылдыра. Бар җиһанга кошлар җыры тарала. Бары тик шушындый табигатьтә яшәүчеләр генә туган ягының кадерен белеп яшидер төсле. Авылымның халкы да кешелекле, инсафлы һәм кунакчыл.
Авыл уртасында – иман йорты. Ул бервакыт та буш булмый. Бигрәк тә җомга көнне. Мәчетебез зур да, бик матур һәм үзенә җәлеп итеп тора.
Ә быел безнең авыл халкы өчен күптән көткән сөенечле хәл булды. Авыл уртасына Мәдәниять йөрты салынды. Әйе, бик яратам мин авылымны, аның табигатен, кешеләрен. Күңелемне бетмәс – төкәнмәс горурлык хисе били. Мин уземне чиксез бәхетле тоям! Кечкенә генә авылымны бетермичә, аның өчен борчылып яшәүче апа- абыйларга, әби – бабайларга, җитәкчеләргә мең – мең рәхмәт! Әкияттәгедәй яшибез бит!