Архивы за месяц Апрель, 2019

Язгы ташу

Сез фотоларда безнең авылны – Нурлат районы Якты күл авылын күрәсез. Ташу бирегә көтмәгәндә килеп төште. Иртән берни юк иде, ә төшкә су бик тиз күтәрелде. Шактый гына йортка да керде. Идән асларына, мал сарайларына. Кондырча елгасы тиз арада ярларыннан чыгып, Некрасовка һәм Яңа Иглай авылларын да икегә бүлде. Халык бер авылдан икенчесенә чыга алмады. […]

1515

Нурлат мөхтәсибәте делегациясе Якты Күл авылында булды

Район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов имамга буйсыну, Ислам дине асыллары хакында вәгазь сөйләде, бирелгән сорауларга җавап кайтарды. Шулай ук җыелышның мөһим өлеше — мөхтәсиб тәкъдиме илә мөтәвәллият әгъзалары хастаханәдә яткан авыл имамы Галимхан хәзрәт вазыйфаларын утәргә Ибраһим хәзрәткә бирделәр. Мәҗлес өйлә намазы белән тәмамланды.